ГлавнаяИсполнителиЗөлфәт ХәкимГазиз халкым
название:

Газиз халкым


автор:

Зөлфәт Хәким


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 850 просмотров
Ачы язмыш йөген сөйри бер мосафир.
Әйтче миңа Җирдэ яшәү хакын.
Мең кат сорыйм, hаман әле җавап ишетелми,
Нәрсә булды сиңа, газиз халкым.

Вәхши дөнья, кансыз аның кануннары,
Бу дөньяда үз юлында hәркем хаклы.
Тик шулай да җан ачысы белән синнән сорыйм:
Ничек сиңа ярдәм итим, газиз халкым?

Барыр юлың кай тарафка — кемнәр әйтер?
Узэгеңдэ бармы әле янар ялкын?
Бүген миңа сулыш кебек
Тавышыңны ишетү кирәк,
Дөньяга бер аваз бирче, газиз халкым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Газиз халкым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен