ГлавнаяИсполнителиСАФ Гүзәл УразоваЯратып карасаң
название:

Яратып карасаң


автор:

САФ Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 867 просмотров
Яратып карасаң.

Әгәр бик-бик теләсәң,
Күктән бәхет яңгырын коярга була ул,
Көзге салкын төннең дә
Бик назлы икәнен тоярга була ул,
Яратып карасаң...

Кушымта:
Яратып карасаң,
Яратып карасаң,
Бар дөнья да матур ул.

Җан сөйгән ярны гына
Чын йөрәктән сөеп иш итеп була ул,
Сап-салкын боз эчендә
Кап-кайнар йөрәкне ишетеп була ул,
Яратып карасаң...

Кушымта.

Бәхеттән шашканда да
Татлы күз яшенә чыланып була ул,
Болытка качып кына
Елмайган кояшта җылынып була ул,
Яратып карасаң...

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яратып карасаң" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен