ГлавнаяИсполнителиЗульфат ХакимЕлама
название:

Елама


автор:

Зульфат Хаким


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1452 просмотра
Елама,аерылабыз дип син елама,
Тагын сыный безне язмышлар.
Каргама, беркемне зинһар син каргама,
Бәхет алып килми каргышлар.

Күрәсеңме,көзге күктән
Берөзлексез яңгыр ява,
Елама,елама...
Әйтерсең лә безнең өчен
Гөнахларны кемдер юа,
Каргама,каргама,
Сау бул.

Елама,югалтуга дәва юк дөньяда,
Кемнәр җиңәр икән бу затны...
Каргама,таң атканда офыкка кара да,
Син аңларсың-барыбызга бер җир шары...

Болай да бит көзге күктән
Берөзлексез яңгыр ява,
Елама,елама.
Әйтерсең лә безнең өчен
Гөнахларны кемдер юа,
Каргама,каргама,
Сау бул.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Елама" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен