ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБорма-борма озын юллар
название:

Борма-борма озын юллар


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 788 просмотров
Борма-борма озын юллар,
Нишләп соң сез бормалы?!
Ахыргача озын юлны
Белмим үтеп буламы...

Сикәлтәле юлларында 
Йөртә Ходай баласын.
Баласы гына белмидер
Тагын күпме барасын.

Сикәлтәле юлларында 
Йөртә Ходай баласын.
Баласы гына белмидер
Тагын күпме барасын.

Кайчагында югалып калам
Җиде юлның чатында.
Тагы нәрсәләр көтәдер
Офыкларның артында?!

Сикәлтәле юлларында 
Йөртә Ходай баласын.
Баласы гына белмидер
Тагын күпме барасын.

Сикәлтәле юлларында 
Йөртә Ходай баласын.
Баласы гына белмидер
Тагын күпме барасын.

Талды аяклар бара-бара
Юлымның тузанында.
Барып булырмы адашмый
Тузынган буранында?!

Сикәлтәле юлларында 
Йөртә Ходай баласын.
Баласы гына белмидер
Тагын күпме барасын.

Сикәлтәле юлларында 
Йөртә Ходай баласын.
Баласы гына белмидер
Тагын күпме барасын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Борма-борма озын юллар" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен