ГлавнаяИсполнителиРания БилаловаХэбэр сал жиллэргэ
название:

Хэбэр сал жиллэргэ


автор:

Рания Билалова


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1306 просмотров
Сагынсаң, саргайсаң,
Хәбәр сал җилләргә.

Мин килеп җитәрмен
Син көткән җирләрдә.
Мин килеп җитәрмен
Син көткән җирләрдә.

Сагынсаң, бутылсаң,
Хәбәр сал җилләргә.

Ерак дип тормамын
Китәрмен чүлләргә.
Ерак дип тормамын
Китәрмен чүлләргә.

Көенсәң, сөенсәң,
Хәбәр сал җилләргә.

Мин алып кайтырмын
Зар иткән илләргә.
Мин алып кайтырмын
Зар иткән илләргә.

Чит яттан сөелсәң,
Зинһар дим белгертмә.

Мин калган тарафка
Җилләрне йөгертмә.
Мин калган тарафка
Җилләрне йөгертмә

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хэбэр сал жиллэргэ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен