ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАбагадай серле синең мәхәббәтең
название:

Абагадай серле синең мәхәббәтең


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1278 просмотров
Абагадай серле синең мәхәббәтең,
Кайчан чәчәк атар – белмәссең.
Өзгәләнеп сине, сине чакырсам да
Ишетмәссең инде, килмәссең.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Карурманга кердем бары сине эзләп,
Күрсәтер дип юлны абага.
Чәчәгенең сихри яктылыгы сине
Ярдәм итәр диеп табарга.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Шундый матур итеп, чәчәк ата, диләр,
Тирә-якны күмеп яктыга.
Абаганың шулай чәчәк атмавын да
Юрыйсыдыр, бәлки, яхшыга.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Абагадай серле синең мәхәббәтең" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен