ГлавнаяИсполнителиНеизвестен"Акъяр" дигән моңлы көйне
название:

"Акъяр" дигән моңлы көйне


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1127 просмотров
"Акъяр" дигән моңлы көйне
Кемнәр уйлап чыгарган?
Җырласам, еларсың кебек,
Керфек очың чыланган.

Сал бишмәтең, эл чөйләргә,
Килгәч кунарсың инде.
Сөйгәнеңне ятлар алган,
Дисәм, еларсың инде.

Агыйделнең пароходы
Каршы бара агымга.
Бәгырькәем, саргаерсың,
Ул кадәрле сагынма.

Дөньяда иң матурлардан,
Ике чәчәк бар, диләр.
Берсе аның — яшьлек гомер,
Берсе — сөйгән яр, диләр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня ""Акъяр" дигән моңлы көйне" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен