ГлавнаяИсполнителиНеизвестенЯшерәсең, әллә кош тоттыңмы?
название:

Яшерәсең, әллә кош тоттыңмы?


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1586 просмотров
Яшерәсең, әллә кош тоттыңмы?
Ачып күрсәт әле учыңны.
Сандугачмы,карлыгачмы икән,
Әллә очып китәр дисеңме?

Ул кош миннән, күңел бакчасыннан,
Кереп кара, әгәр теләсәң.
Синең өчен генә сайратырмын,
Мәхәббәтең белән түләсәң.

Сөенәсең, әллә төш күрдеңме?
Сөйләп күрсәт әле төшеңне.
Сөйлә инде, нидән шикләнәсең,
Әллә юрый белмәс дисеңме?

Сөенәм мин, чәчләремнән сыйпап,
Күзләремә сөеп карасаң,
Төшләремне сөйләргә дә риза,
Әгәр бәхетемә юрасаң.

Елмаюлар сиңа бик килешә,
Күзләреңдә шаян чаткылар.
Яз гөлләре сөю бакчасында
Безнең өчен чәчәк аттылар.

Без үтәсе тормыш юлларының 
Алда уңы-сулы бар микән?
Күңелләрдә ничә төрле хисләр,
Мәхәббәткә тиңе бар микән?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яшерәсең, әллә кош тоттыңмы?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен