ГлавнаяИсполнителиИлһам ШакировӨммегөлсем
название:

Өммегөлсем


автор:

Илһам Шакиров


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1043 просмотра
Ал таң ата, Чулпан калка,
Таң Гөлсемне уята
Таңнан торып безнең Гөлсем,
Ай-урагын уйната.

Бас әле, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!

Көн дә дими, төн дә дими,
Арып-талуны белми.
Ярышларда безнең Гөлсем
Алдынгылыкны бирми.

Гөлсем шук та, Гөлсем мут та,-
Егет күңелен яндыра.
Бик еш шулай сөйгәнен дә
Эштә хәйран калдыра.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Өммегөлсем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен