ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАвыл башында бер тал бар иде
название:

Авыл башында бер тал бар иде


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 972 просмотра
Авыл башында бер тал бар иде, 
Алга сөялгән сөйгән яр иде.
Мин кайтып киләм алар юк инде
Исә бары тик сагыш-зар җиле.

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайттым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Таллар сагышы, сулар агышы,
Шуңа охшаган кеше язмышы.
Чишмәдән башлый, диңгезгә ургый
Давыллап ала һәм кисәк туктый.

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайттым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бит сары яфрагың
Кайттым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайттым әйләнеп, чирәмгә яттым – 
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Авыл башында бер тал бар иде" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен