ГлавнаяИсполнителиНеизвестенХуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт
название:

Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1030 просмотров
Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт,
Өметләрем кебек ап – акны.
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр,
Сагынам шул мин дә ул чакны.

Шомырт чәчкәм, диеп,
Иркәләп hәм сөеп,
Йөрәгемнән урын алдың да,
Ятларны яр иттең, еракларга киттең,
Янган утка мине салдың да.

Шомырт чәчкәм, диеп,
Иркәләп hәм сөеп,
Йөрәгемнән урын алдың да,
Ятларны яр иттең, еракларга киттең,
Янган утка мине салдың да.

Ялгышыуым өчен кичер, дисең кичер,
Юк кагылма кабат ярама.
Син онытма дустым, мәхәббәттән өстен
Язмыш барын безнең арада.

Якты яшлек язын,
Тәүге сөю назын,
Кем сагынып искә төшерми?
Йөрәк инде күптән, сине гафу иткән,
Тик акылым гына кичерми.

Якты яшлек язын,
Тәүге сөю назын,
Кем сагынып искә төшерми?
Йөрәк инде күптән, сине гафу иткән,
Тик акылым гына кичерми.

Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт,
Өметләрем кебек ап – акны.
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр,
Сагынам шул мин дә ул чакны.

Шомырт чәчкәм, диеп,
Иркәләп hәм сөеп,
Йөрәгемнән урын алдың да,
Ятларны яр иттең, еракларга киттең,
Янган утка мине салдың да.

Якты яшлек язын,
Тәүге сөю назын,
Кем сагынып искә төшерми?
Йөрәк инде күптән, сине гафу иткән,
Тик акылым гына кичерми.

Йөрәк инде күптән, сине гафу иткән,
Тик акылым гына кичерми.

Тик акылым гына кичерми.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен