ГлавнаяИсполнителиВильданаГашыйк булдым ахры дуслар(рингтон)
название:

Гашыйк булдым ахры дуслар(рингтон)


автор:

Вильдана


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 876 просмотров
Гашыйк булдым ахры дуслар
Берни күрми күзләрем .
Мин бит аны күпме еллар
Гомрем буе эзләдем.

Дусларыма серем чишсәм 
             Сагышым таралмасмы ?
                 Дус дигәнем җиргә сипсә
                     Хисләрем каралмасмы ?

үзләремә сөеп карап
Гашыйк итте үземне.
Сөям диеп әйтим микән
Әллә бераз түзимме ?

Дусларыма серем чишсәм 
             Сагышым таралмасмы ?
                 Дус дигәнем җиргә сипсә
                     Хисләрем каралмасмы ?

Гашыйк булдым ахры дуслар
Өнем , төшем буталды .
Күңелемә бутау керде 
Йөрәгемне ут алды .

Дусларыма серем чишсәм 
             Сагышым таралмасмы ?
                 Дус дигәнем җиргә сипсә
                     Хисләрем каралмасмы ?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гашыйк булдым ахры дуслар(рингтон)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен