название:
автор:
Торып бас!
автор:
Илсия Бэдретдинова
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 670 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кул селтәсә якын дусларың: "Ул егылды, тормас", - диеп. Шатлансалар дошманнарың: "Булмас!", - диеп. Өметен өзсә туганнарың: "Ул безнеке түгел!", - диеп. Сөйгән кешең китсә: "Ул таш күңел!", - диеп. Бар көчеңне җыеп торып бас - Бер егылып торган егылмас. Алга атла: Бер генә килми җиргә яз. Юлларда егылулар җиңел, Авыр кире торулары. Тайгак юлдан Туры атлап барулары. Кул селтәгән дуслар дус түгел, Ташлап киткән ярлар - чит яр. Бер егылгач, Тора алсаң өметең бар. Бар көчеңне җыеп торып бас - Бер егылып торган егылмас. Алга атла: Бер генә килми җиргә яз.
А как ты думаешь, о чем песня "Торып бас!" ?