название:
автор:
Яшь Гомер (минус)
автор:
Татарская Национальная Музыка
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1467 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Яшь гомер Зиннур Гыйбадуллин көе Гөлшат Зәйнашева сүзләре Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек; Яшьлектә сөйгән яр, Сагындым, килеп ал, Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек. Юк, кайтмас яшь гомер, Калды ул еракта, Зәңгәр томан артында сагыш булып; Яшьли сөйгән яр да Ятка калды анда Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып. Ялгышны төзәтеп, Язмышны үзгәртеп Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек; Яшьлек бит күңелдә Иң матур җирендә Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.
А как ты думаешь, о чем песня "Яшь Гомер (минус)" ?