ГлавнаяИсполнителиРафаэль ЛатыповСары сагыш
название:

Сары сагыш


автор:

Рафаэль Латыпов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 849 просмотров
Салмак кына сары яфрак ява,
Сары көзләр сырган җиһанга.
Җәем үтте, сары көзем җитте,
Ә мин нидер көтәм һаман да.

Сары яфрак,сары яфрак-сары сагыш,
Табигатьтә нинди зур ялгыш.
Табигатьтә нинди зур ялгыш,
Әй,язмыш,язмыш-сары сагыш.

Җилләр исеп,яңгыр явар инде,
Соңгы чәчәкләрем авар инде.
Җилдә сынган гөлләремне күреп,
Әрнеп-сызлап йөрәк янар инде.

Кышлар миңа нәрсә вәгъдәли,
Кышлардан мин көтмим әллә ни.
Йөрәк өзгеч моңлы зар булып,
Елый-елый йөри кар болыт.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сары сагыш" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен