название:
автор:
Биек тауларның башында
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 973 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Биек тауларның башында Утырып уйлар уйладым; Утырып уйлар уйлар өчен Үскән икән буйларым. Тальян гармун телләрендә Уйный биш бармак кына; Агач яфраклары кебек Саргаям салмак кына. Гармун бәләкәй булса да, Әйтә ул кирәкләрен; Сикереп суларга төшәрсең, Янса яшь йөрәкләрең. Сандугачым, сайрап җибәр, Талларың тамырлана; Салкын сулар эчеп кенә Йөрәгем сабырлана. Басу капкасын чыккач та Күтәрелде томаннар; Дөнья хәлен белеп булмый, Сау булыгыз, туганнар.
А как ты думаешь, о чем песня "Биек тауларның башында" ?