название:
автор:
Исендэме, иркэм!
автор:
Ильнур Гумеров
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1574 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
1). Исеңдәме иркәм яз айлары Хуш исләнгән урман буйлары. Сандугачның дәртле сайраулары Үзәк өзгеч гармун моңнары. КУШЫМТА Исеңдәме кулга-кул тотышып Ялан тәпи йөгрү тугайда Сез бәхетле диеп сөенгәндәй Моңын мулдан сипте тургай да. 2). Исеңдәме назлы алсу таңнар Безне көтеп торган болыннар. Үләннәргә чыклар төшкәнче Айрыла алмыйча басып торулар 3). Исеңдәме иркәм бер егетнең Киң болында моңлы җырлавы Ул мин идем, сине шашып сөйдем, Хәтта кошлар тынып тыңлады...
А как ты думаешь, о чем песня "Исендэме, иркэм!" ?