название:
автор:
Әлли-бәлли итәр бу
автор:
Бишек җыры (Татарская колыбельная)
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 781 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу; Тырышып сабак укыгач, Галим булып җитәр ул. Йокла, улым, йом күзен, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Елап үтә көндезең. Әлли бәлли көйләрмен Хикәятләр сөйләрмен Бәхетле бул диярмен Синең теләк теләрмен Гыйззәтем син, кадрем син, Минем йөрәк бәгърем син; Куанычым, шатлыгым Тик син минем, син, син, син!
А как ты думаешь, о чем песня "Әлли-бәлли итәр бу" ?