название:
автор:
Talyan garmun
автор:
Aydar Ğalim
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 807 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тальян гармун Н.Шәймәрданов көе, К.Шафикова сүзләре. Кушылып сандугачларга, Моңнарын түгә тальян. Үзәкләрне өзәр моңны, Бу тальян алган каян? Куш-та: Тальян гармун моңлыракмы, Әллә сандугач микән? Ах, мин белдем, иң моңлысы, Сагынуым җыры икән. Тальян гармун моңлыракмы, Әллә сандугач микән? Ах, мин белдем, иң моңлысы, Сагынуым җыры икән. Сандугачлар кунар өчен Бөдрә талны сайлыйлар. Сагышларга салып җанны, Елатканчы сайрыйлар. Тальян гармун моңлыракмы, Әллә сандугач микән? Ах, мин белдем, иң моңлысы, Сагынуым җыры икән. Тальян гармун моңлыракмы, Әллә сандугач микән? Ах, мин белдем, иң моңлысы, Сагынуым җыры икән. Яшьлекнең сихри кичләре Онытылмый әле һаман. Сандугачы, тальяннары, Шул чакка дәшә сыман. Тальян гармун моңлыракмы, Әллә сандугач микән? Ах, мин белдем, иң моңлысы, Сагынуым җыры икән. Тальян гармун моңлыракмы, Әллә сандугач микән? Ах, мин белдем, иң моңлысы, Сагынуым җыры икән. Тальян гармун моңлыракмы, Әллә сандугач микән? Ах, мин белдем, иң моңлысы, Сагынуым җыры икән. Тальян гармун моңлыракмы, Әллә сандугач микән? Ах, мин белдем, иң моңлысы, Сагынуым җыры икән.
А как ты думаешь, о чем песня "Talyan garmun" ?