ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновСонгы карашын
название:

Сонгы карашын


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1034 просмотра
Бик теләдем сиңа пар язмышлар,
Шул язмышның берсе булмагач.
Күзләремне ник күзеңнән алдым
Сине күңел эзләп елагач.

Таба алмам, күз яшьләрем
Ни чаклы тамар тагын.
Йөрәгемне этеп ала
Соңгы карашың җанны.
Бик теләдем сиңа пар бәхетләр,
Берсе булырмын дип юрагач.
Хисләремдә синең янга очам
Җиңел булып китә уйлагач.

Таба алмам, күз яшьләрем
Ни чаклы тамар тагын.
Йөрәгемне этеп ала
Соңгы карашың җанны.
Бик теләдем сиңа пар язмышлар,
Үзем сынар канат калганда.
Күңел әле һаман өметендә яна
Карашыңны көтеп моңлана.

Таба алмам, күз яшьләрем
Ни чаклы тамар тагын.
Йөрәгемне этеп ала
Соңгы карашың җанны.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сонгы карашын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен