ГлавнаяИсполнителиНеизвестен (выше) Нәкый Исәнбәт сузлэре, Җәүдәт Фәйзи көе "Уракчы кыз"Уракчы кыз
название:

Уракчы кыз


автор:

Неизвестен (выше) Нәкый Исәнбәт сузлэре, Җәүдәт Фәйзи көе


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1326 просмотров
Ай урагың салып иңбашыңа, 
Кояш нурларыннан нур алдың; 
Кояш нурларыннан нур алдың да 
Салкын чишмәләрдән су алдың.

Басма өстенә басып су алганда,
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда,
Кем исменә җырлар җырладың?

Әллә су буйлатып, ат уйнатып,
Сөйгән ярың ауга киттеме?..
Әллә кылыч тагып, мылтык алып,
Дошманнарга каршы киттеме?..

Әйтче: нидән шулай яшь егетләр
Гөл сибәләр синең алдыңа? 
Йөзләрең шул синең таң кояшы, 
Урагың да туган ай гына.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Уракчы кыз" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен