ГлавнаяИсполнителиНафкат НигматуллинОмет
название:

Омет


автор:

Нафкат Нигматуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1158 просмотров
Кайгы-сагыш басса, син кайгырма,
Өметеңне өзмә — син яшә!
Чәчәкләргә төренеп язлар килер,
Язлар безгә бәхет өләшә.

Тәрәз каршында үскән шомыртым
Шау чәчәккә батты быел да,
Ак бәхеткә күмелеп яшәрбез, дип,
Син утырттың аны туеңда.

Ялгыз аккош озак яши алмый,
Хәсрәт кисә аның гомерен.
Аккошлардай язмыш безгә язган,
Алда тагын ниләр күрермен.

Тәрәз каршында үскән шомыртым
Шау чәчәккә батты быел да,
Ак бәхеткә күмелеп яшәрбез, дип,
Син утырттың аны туеңда.

Ялгыз каеннардан сагыш бөрки,
Ялгыз калган тальян моңлана.
Ялгыз гашыйк күңелен кем юата?
Ялгызлыктан кавышу — бар дәва.

Тәрәз каршында үскән шомыртым
Шау чәчәккә батты быел да,
Ак бәхеткә күмелеп яшәрбез, дип,
Син утырттың аны туеңда

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Омет" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен