название:
автор:
ГУЛЬБАНУ
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1538 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
ГУЛЬБАНУ 1. Ак бүрегем бар дисең, Нигә аны кимисең? Сөйгән ярым бар дисең, Нигә аны сөймисең? Кушымта: Э-һе-һей, Гөлбану, Көн дә яныңда булам! Көндә-көндә, айлы төндә Яннарыңда мин булам! 2. Акмы синең кигәнең, Күкме синең кигәнең? Уйнамыйсың да көлмисең, Юкмы әллә сөйгәнең? 3. Ишек алды түгәрәк. Очып йөри күбәләк. Берсе - озын, берсе - кыска Үбешәләр чүгәләп. 4. Ишек алды тал-тирәк. Талга сандугач кирәк. Озын буйлы егетләргә Кыска буйлы кыз кирәк.
А как ты думаешь, о чем песня "ГУЛЬБАНУ" ?