ГлавнаяИсполнителиНеизвестенНигә көтмәдең
название:

Нигә көтмәдең


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 930 просмотров
Нигә көтмәдең
(Бу җыр Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туып үскән Ришат Нургалиевның соравы буенча, Ришатның әнисе Нәзирәнең якты истәлегенә багышлап язылды)
                                                        
 Феликс Мортазин сүз. 
Альфред Якшимбетов муз

Озатканда суздың кулларыңны                                                         
“Исән йөреп сау кайт балам!”- дип
Кем уйлаган, шушы саубуллашу
Соңгы саубуллашу булыр дип
Куш.
Әллә ничә еллар үтсәләр  дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
“Исән йөреп сау кайт балам!”- дидең
Нигә әнием үзең көтмәдең!?

Юлдаш булды әнкәй догаларың
Ураганда Афган җирләрен
Тәрәзәгә шакып күзгә карый
Сине сорап нәни песнәгең
Куш.
Әллә ничә еллар үтсәләр  дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
 “Исән йөреп сау кайт балам!”- дидең
Нигә әнием үзең көтмәдең!?

Еллар узды, тормыш башка инде
Гаиләм бар- минем терәгем 
Оныкларың үсеп буйга җитте
Кызганыч тик, әнкәй, күрмәдең
Куш.
Әллә ничә еллар үтсәләр  дә
Өзгәләнә, әрни йөрәгем
 “Исән йөреп сау кайт балам!”- дидең
Нигә әнием үзең көтмәдең!?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Нигә көтмәдең" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен