ГлавнаяИсполнителиСалават Фатхетдинов13. Кайнар чэй
название:

13. Кайнар чэй


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1181 просмотр
Чәеңнең кайнарлыгыннан
 Чәеңнең хуш исеннән
 Әллә нишлим эреп китәм
 Әллә нишлим исерәм.

 Яндыр мине, яндыр кайнар
 Мәхәббәт учагында.
 Кайнар синең чәйләрең дә,
 Кайнардыр кочагың да.
 Карашыңның кайнарлыгы
 Өтеп ала җанымны.
 Үзең кайнар, чәең кайнар,
 Кыздырасың канымны.

 Яндыр мине, яндыр кайнар
 Мәхәббәт учагында.
 Кайнар синең чәйләрең дә,
 Кайнардыр кочагың да.
 Чәең кайнар,үзең кайнар
 Чәй эчәм өрә-өрә.
 Мәхәббәттә ничә кабат,
 Авыз пешкәнгә күрә.

 Яндыр мине, яндыр кайнар
 Мәхәббәт учагында.
 Кайнар синең чәйләрең дә,
 Кайнардыр кочагың да.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "13. Кайнар чэй" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен