название:
автор:
Балан
автор:
Сахабиева Зухра
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 773 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Көзге урман, сары ялан... Коела кыңгыраулар. Мәк гөледәй кызыл балан — Каерып сындыралар. Әнкәй, күңелем елап кала: "Ник аны сындыралар? Баланнар бит коелмыйлар, Коела кыңгыраулар..." Баланны өзәләр бит, Җепләргә тезәләр бит. Ятып елар чаклар була Үзәкне өзәләр бит. Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: "Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам..." Әкрен генә чәчтән сыйпап Эндәшә кебек әнкәм: "Өлгергәндер инде балан, Җыярга кирәк, балам." Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: "Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам..."
А как ты думаешь, о чем песня "Балан" ?