название:
автор:
Челтер-челтер чишмэ ага
автор:
Асаф Валиев
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 893 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Җанга шифалы сулары, Бормалы су буйлары. Сөйләшеп сүзем бетмәде, Күреп күзем туймады. Челтер-челтер чишмә ага, Кызлар җырлап су ала. Су алганда суырып үпсәм, Үпкән эзләре кала. Җырлый-җырлый су алганда, Чиләкләре тиз тула. Чишмә суы эчкән кызның, Күңеле чибәр була. Челтер-челтер чишмә ага, Кызлар җырлап су ала. Су алганда суырып үпсәм, Үпкән эзләре кала. Чишмә буена кил але, Чишмә белән серләшик. Бабайлардан калган гадәт, Гомерлеккә берләшик. Челтер-челтер чишмә ага, Кызлар җырлап су ала. Су алганда суырып үпсәм, Үпкән эзләре кала.
А как ты думаешь, о чем песня "Челтер-челтер чишмэ ага" ?