название:
автор:
Куллар кулда
автор:
Гүзәл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 869 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
КУЛЛАР КУЛДА О. Усманов көе Ю. Минемухаметов сүз. Чиксез җиһан киңлегендә Якты йолдыз син ул, дидең. Меңнәр арасыннан, иркәм, Сине сайлап, сине сөйдем. Кушымта: Куллар – кулда, күзләр – күздә, Кирәк түгел артык сүз дә. И, Ходаем, теләгем бер – Парлы гомер бир син безгә. Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм. Нинди бәхет – Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән. Кушымта. Күз тимәсен, сүз кермәсен Арабызга гомер буе. Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Куллар кулда" ?