ГлавнаяИсполнителиВиль УсмановСин кемнен сандугачы
название:

Син кемнен сандугачы


автор:

Виль Усманов


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1120 просмотров
Бу дөньяда чибәрләр күп,
Сөйкемлеләр аз, диләр.
Син чибәр дә, сөйкемле дә,
Кемгә насыйп яр диләр?!.

Карыймын сиңа туйганчы,
Карыйм күңлем булганчы.
Әйтче, иркәм, ярың бармы,
Син кемнең сандугачы?..

Каләмнәр белән сызылган
Кашларыңның кыйгачы.
Әйтче, иркәм, ярың бармы,
Син кемнең сандугачы?

Кемне сагнып моңаясың,
Кемне сагнып көтәсең?..
Мәхәббәтеңнең йолдызын
Кемгә вәгъдә итәсең?..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син кемнен сандугачы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен