ГлавнаяИсполнителиИрек ГалимовЙолдызлардан эзлим
название:

Йолдызлардан эзлим


автор:

Ирек Галимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1421 просмотр
Ай нурлары тешеп җиткәч
Арыган урамнарга .
Тышка чыгып карап торам 
Ачылган һаваларга ,
 Ачылган һаваларга .    #u2fe21fec06s#  
        Йолдызлардан эзләп карыйм​
        Сагышлы күзләреңне .
        Әйтерсең йолдызлар белә
         Синең җан серләреңне.
Синең серле күзләреңне 
Күкләрдән табалмадым.
Йолдыз атылгач теләкне 
Әйтеп калдыралмадым,
Әйтеп калдыралмадым.#u2fe21fec06s#
        Йолдызлардан эзләп карыйм​
        Сагышлы күзләреңне .
        Әйтерсең йолдызлар белә
         Синең җан серләреңне.
Иң матур йолдызны сиңа 
Бүләк итәргә идем .
Таң атканда аның ялгыз
Калганын беләлмәдем,
Калганын беләлмәдем.#u2fe21fec06s#
        Йолдызлардан эзләп карыйм​
        Сагышлы күзләреңне .
        Әйтерсең йолдызлар белә
         Синең җан серләреңне.

         ​Әйтерсең йолдызлар белә
          Синең җан серләреңне.​

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Йолдызлардан эзлим" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен