ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБүген сезнең иң бәхетле
название:

Бүген сезнең иң бәхетле


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 864 просмотра
Бүген сезнең иң бәхетле, 
иң бәхетле көнегез,
Матур булсын күңелегез, 
тәмле булсын телегез.

Гөрләтеп, әйдә, туйлагыз,
Туйның кимен куймагыз,
Тик башыгызны җуймагыз,
Яратышып туймагыз.

Яратып кына яшәгез
Берегезне берегез.
Ходай биргән мәхәббәтнең
Кадерләрен белегез.

Барыбыз да сокланырлык
Матур оя корыгыз.
Матур җылы оягызда
Тату гына торыгыз.

Туйганчы биеп калыгыз,
Туйганчы җырлашыгыз.
Бәхетле картлыкка илсен
Бүгенге юл башыгыз.

Яшь чакларның узганын да
Сизми калырсыз әле.
Туегызны сагынып ла
Искә алырсыз әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бүген сезнең иң бәхетле" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен