название:
автор:
Аерылып булмый язмыштан
автор:
Нәфкать Нигъмәтуллин
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1223 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Рәис Ханнанов көе һәм сүзләре Ничә тапкыр инде талпынсам да, Канатланып куя аккошлар. Әллә нигә очып китеп булмый, Аерылып булмый язмыштан. Болытларга әле җиткәнем юк, Йолдызларны күрәм тик җирдә. Әллә нигә очып китеп булмый, Аерылып булмый язмыштан. Хыялымда очам кош шикелле, Гомерләрем әле узмаган. Мин теләгән бәхет-шатлыкларым, Әллә инде миңа язмаган. Болытларга әле җиткәнем юк, Йолдызларны күрәм тик җирдә. Әллә нигә очып китеп булмый, Күтәрелеп булмый язмыштан. Тәрәзә ачып тагам йолдызларга, Бересе биек, бересе югары. Югарыга карап ялбарсам да, Язмышлардан узмыш юк бары. Болытларга әле җиткәнем юк, Йолдызларны күрәм тик җирдә. Әллә нигә очып китеп булмый, Күтәрелеп булмый язмыштан.
А как ты думаешь, о чем песня "Аерылып булмый язмыштан" ?