название:
автор:
Бехетле булыр иден
автор:
Ирке
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1364 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Нигә инде, уйламыйча, Үпкәләтәсең мине? Читләшергә, уйланырга Мәҗбүр итәсең инде. Берәүне дә яратмыйсың, Яратсаң, уйлар идең. Син яратып яши алсаң, Бәхетле булыр идем. Син бит, минем уйлавымча, Җуйгансың хәтереңне, Бер-берне дә уйламыйча, Үткәреп гомереңне. Берәүне дә яратмыйсың, Яратсаң, уйлар идең. Син яратып яши алсаң, Бәхетле булыр идем. Яшәвеңне яратмыйча, Җуйма син кадереңне. Әверелдер гөлбакчага Алдагы гомереңне. Берәүне дә яратмыйсың, Яратсаң, уйлар идең. Син яратып яши алсаң, Бәхетле булыр идем.
А как ты думаешь, о чем песня "Бехетле булыр иден" ?