название:
автор:
Саубуллашу вальсы
автор:
Равия,Дина,М.Саубановна
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1522 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып, Йолдызлар калсыннар, янсыннар! Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, — Ашкынам мәхәббәт каршына! Хуш, дускай, таң ата, Офыклар алсу. Бу — саубуллашу вальсы! Бу — саубуллашу… Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем Иркәмә сөйләргә, сөйләргә. Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта, Вакыттыр керергә өйләргә. Хуш, дускай, таң ата, Офыклар алсу. Бу — саубуллашу вальсы! Бу — саубуллашу… Биедек, җырладык, озаттык ярларны, Озаттык еракка, еракка!.. Озаттык аларны без еллар түренә, Истәлек — җыр гына йөрәктә… Хуш, дускай, таң ата, Офыклар алсу. Бу — саубуллашу вальсы! Бу — саубуллашу…
А как ты думаешь, о чем песня "Саубуллашу вальсы" ?