название:
автор:
Якын күреп җыелган сезне дуслар.
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1181 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Якын күреп җыелган сезне дуслар. Дусларсыз яшәп булмый бу дөньяда. Тормыш матур була ул дуслар булса, Якын туганнар гел яныңда булса. Туган-тумачалар, Эх, кода-кодачалар. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, Күңел ачалар. Матур теләкләр сезгә һәммәбездән, Кода-кодача, күрше-күләннән. Баллансын әйдә әче шәрабләр Кияү-киленне сөеп үткәндә. Туган-тумачалар, Эх, кода-кодачалар. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, Күңел ачалар. Ятларны җанга кертми гел үрегез Гомеркәйләрнең парлы сәйләнен. Бәхеткә сөенеп үтсен һәр көнегез, Кайгы-хәсрәтләр үтсен әйләнеп. Туган-тумачалар, Эх, кода-кодачалар. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, Күңел ачалар.
А как ты думаешь, о чем песня "Якын күреп җыелган сезне дуслар." ?