ГлавнаяИсполнителиСомбел БилаловаСу Юлы (минус-демо)
название:

Су Юлы (минус-демо)


автор:

Сомбел Билалова


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 665 просмотров
Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга(2)

Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Суда сусар йөзә микән,
Салкын суга салмыйча?(2)

Син бәгъремне сагнып көтәм,
Юлдан күзем алмыйча.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Суда сусар йөзәдер лә,
Сулары сай булса да (2)
Бәгърем, хатлар язсана
Өч кенә юл булса да.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Су буенда акбүз атлар
Бар да каеш нукталы (2)

Сагынмамын, димә, җаныем,
Сагынырсың, туктале.
Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы. (2)

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Су Юлы (минус-демо)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен