название:
автор:
Татар халык жыры
автор:
Ай жаный суларда
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 911 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Әйдә, иркәм, алып барам Чишмәләргә, суларга; Чишмәләрдән су алганда Су чәчрәтеп уйнарга. Ай, жаный, суларда ла Су чәчрәтеп уйнарга. Өй эчләренә керәсең, Гөлләргә үреләсең; Гөлгә карыйм, сиңа карыйм - Син матур күренәсең. Ай, жаный, күз нурым, Син матур күренәсен. Атлар жиктем мин чанасыз. Чыгып киттем чарасыз; Күрер күзгә зур да түгел. Чибәрлеккә чамасыз. Ай, җаный, күз нурым. Чибәрлеккә чамасыз. Абау, бәгърем, керфегең, Бирче миңа бөртеген; Бик еракларга китәм ич, Төсең итеп йөртермен. Ай, җаный. Керфегең, Төсең итеп йөртермен.
А как ты думаешь, о чем песня "Татар халык жыры" ?