ГлавнаяИсполнителиНеизвестенТормыш сәер, насыйп ярың
название:

Тормыш сәер, насыйп ярың


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1090 просмотров
Тормыш сәер, насыйп ярың
Тия дә өлешеңә
Әйләнә ул бу дөньяда
Иң кадерле кешеңә.

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Мин яраткан яр үстергән
Рәхмәтем кайнанама.
Тигез тату яшәү рәхәт
Бу өч көнлек дөньяда

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Биргәнеңә мең шөкер дип
Канәгать язмышымнан.
Өй түрләре нурга тула
Балалар тавышыннан.

Насыйп ярым, балаларым
Гомеремнең агышы
Шул буладыр хатын-кызның
Бәхет тулы язмышы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тормыш сәер, насыйп ярың" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен