ГлавнаяИсполнителиФаиль Фасхетдинов1. Сиңа бүләк итеп, Йөрәгемне бирәм. Сиңа мин елмаям,
название:

1. Сиңа бүләк итеп, Йөрәгемне бирәм. Сиңа мин елмаям,


автор:

Фаиль Фасхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 817 просмотров
1. Сиңа бүләк итеп,
    Йөрәгемне бирәм.
    Сиңа мин елмаям,
    Яратам һәм көләм.
    Тирә-як ап-ак кар
    Бөтен җир җемелди
    Сиңа булган хисем
    Йөрәкне җәберли.

Куш-та.
 Гашыйклар көне диеп
Йөрәкләр өзелә
Синең назлы куллар
Битемә үрелә
Син тормыш чәчәге
Син минем хәзинәм
Беркайчан да сине
Бүтәннәргә бирмәм.

2. Гашыйклар язмышы
  Языла күкләрдә
Сиңа булган хисләр
Мәңгегә мәңгегә
Синең сихри караш
Минем күзләремдә
Тирә-як соклансын
Безнең бәхеткә.

3.Яратам сине дип
Ышанып мин әйтәм
Җылы яз кояшын
Сиңа бүләк итәм.
Кышның ак карлары
Барысы да сиңа
Бергәләп яныйк без
Мәхәббәт утында.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "1. Сиңа бүләк итеп, Йөрәгемне бирәм. Сиңа мин елмаям, " ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен