ГлавнаяИсполнителиГузель ЖалаловаТалларым
название:

Талларым


автор:

Гузель Жалалова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 898 просмотров
Талларым

 Кырларымда, болын, күлләремдә,
 Калмадым шул, нигә калмадым?!
 Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
 Боек тора моңсу талларым.

 Талларым, талларым, талларым,
 Сезгә тагын бер кайтыр идем,
 Талларым, талларым, талларым,
 Сезне тагын бер күрер идем!

 Диңгез-таулар аша, чорлар аша,
 Йөрәгемне сезгә ялгадым.
 Кичерегез мине, еракларга
 Ташлап киткән өчен, талларым.

 Талларым, талларым, талларым,
 Сезгә тагын бер кайтыр идем,
 Талларым, талларым, талларым,
 Сезне тагын бер күрер идем!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Талларым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен