название:
автор:
Гитара
автор:
Асаф Валиев hәм Лилия Муллагалиева
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1143 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Гитара Сәйяр Хәбибуллин көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Егет: Бөдрә чәчең тараладыр, Таратып караган юк. Нинди була ул мәхәббәт — Яратып караган юк. Кыз: Аклы күлмәк кигән идем, Итәкләре киң икән. Сандугач сандугачка тиң, Ә мин кемгә тиң икән? Бергә: Әй гитара, әй гитара, Чынлап тора кыллары? Гитара уйный бер егет — Бар микән сөйгән яры. Кыз: Ярым юк иде, яр таптым, Сине таптым, пар таптым. Бер күрүдә гашыйк булдым, Бер күрүдә яраттым. Егет: Аклы күлмәк кигәнсең дә, Итәкләре киң икән. Сандугач сандугачка тиң, Ә син миңа тиң икән. Бергә: Әй гитара, әй гитара, Кыллары җиде генә. Җиде чибәр арасыннан Сайладым сине генә.
А как ты думаешь, о чем песня "Гитара" ?