ГлавнаяИсполнителиДиля хэм Булат НигматуллиннарОч син, жырым (М.Мухин кое, Р.Эймэт сузл. 2014)
название:

Оч син, жырым (М.Мухин кое, Р.Эймэт сузл. 2014)


автор:

Диля хэм Булат Нигматуллиннар


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 705 просмотров
1.
Синдә, җырым, минем йөрәк җылым,
Бар хисләрем синдә, назларым.
Яктылыгы зифа каеннарның,
Сафлыклары моңлы язларның.

Кушымта:

Оч син, җырым, оч син еракларга,
Канатларың бер дә талмасын.
Сезнең өчен җырланасы җырым,
Ярты юлда өзелеп калмасын.

2. 
Чын күңелдән җырлыйм җырларымны,
Тибрәтсен дип күңел кылларын.
Өметләре сүнгән юлчыларның,
Яктыртсын дип барыр юлларын.

Кушымта.

3.
Йөрәгемдә янган учак кебек,
Мәңге сүнмә җырым, җыр гынам.
Ялгыз итмә, зарлы итмә мине,
Аерма син мине халкымнан.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Оч син, жырым (М.Мухин кое, Р.Эймэт сузл. 2014)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен