ГлавнаяИсполнителиХания ФархиЯлгыз узган язлар, синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән көз моңы. Оны
TOP песен исполнителя
"Хания Фархи"
    название:

    Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән көз моңы. Оны


    автор:

    Хания Фархи


    жанры: tatar, folk, indie, pop
    рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1477 просмотров
    Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар,
    Күңелләргә кергән көз моңы.
    Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,
    Дөнья мәшәкате өй тулы.
    
    Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә.
    Тик кайгылар белән түләмә.
    Соңлап кына килгән газиз яр,
    Күз яшьләрем генә булып кал.
    
    "Алда әле безнең сөю таңы", — диеп,
    Өметләндермәче, гүзәлем.
    Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет.
    Түзә алмас кебек йөрәгем.
    
    Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
    Тик кайгылар, белән түләмә.
    Соңлап кына килгән газиз яр,
    Күз яшьләрем генә булып кал.
    
    Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып,
    Ул сөюем сүнде, атылды.
    Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк:
    "Йә, ходаем, бирче сабырлык".
    
    Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
    Тик кайгылар белән түләмә.
    Соңлап кына килгән газиз яр,
    Күз яшьләрем генә булып кал.

    Послушать/Cкачать эту песню
    Mp3 320kbps на стороннем сайте
    Это интересно: Хәния Фәрхине белмәгән-ишетмәгән татар кешесе юктыр. Аның Башкортстаннан Тәтешле районы Салаюа авылыннан икәнен дә беләләрдер. Кайберәүләр хәтта бөтен тормыш юлын да күзәтеп-өйрәнеп барадыр. Хәния кечкенә чагыннан ук артист булырга хыяллана, дип әйтү бик үк дөрес булмас иде. Туган авылы бик бәләкәй генә булгач,анда артистлар юньләп килми.Шуңа күрә, алар тормышын кызчык бик... подробнее
    А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар, Күңелләргә кергән көз моңы. Оны" ?
    2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен