название:
автор:
Кунелле
автор:
Очрашу мизгеле
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1068 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Белдеңме, белмәдеңме, Күрдеңме, күрмәдеңме? Белмәсәң дә кемлегемне, Сиздеңме эзләвемне? Үзең дә эзләдеңме? Очрашу мизгеле күнелле, Бәхеткә күмә ул күңелне, Мәхәббәт озайта гомерне, Син миңа шуңа да кадерле. Иң якты өметемне Телимен өзмәвеңне, Бергә–бергә гомер буе Телимен яшәвеңне, Бәхетле яшәвеңне. Очрашу мизгеле күнелле, Бәхеткә күмә ул күңелне, Мәхәббәт озайта гомерне, Син миңа шуңа да кадерле. Сөйлимме серләремне, Шатлыклы хисләремне, Синең белән гомерлеккә Бәхетле икәнемне, Син инде беләсеңме? Очрашу мизгеле күнелле, Бәхеткә күмә ул күңелне, Мәхәббәт озайта гомерне, Син миңа шуңа да кадерле.
А как ты думаешь, о чем песня "Кунелле" ?