ГлавнаяИсполнителиРәсим НизамовСагындым сөйгәнемне - минус
название:

Сагындым сөйгәнемне - минус


автор:

Рәсим Низамов


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1050 просмотров
Белә микән еракларда
Ялгызым йөргәнемне.
Дөньяларның кызыгы юк:
Сагындым сөйгәнемне.

Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.

Белә микән аның өчен
Янганны, көйгәнемне.
Тормышымның кызыгы юк:
Сагындым сөйгәнемне.

Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.

Белә микән юлларына
Һәр көн саен килгәнемне.
Түзәр хәлләрем калмады:
Сагындым сөйгәнемне.

Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагындым сөйгәнемне - минус" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен