ГлавнаяИсполнителиРамис СальмановСАБАНТУЙ (муз. и сл. Р. Сальманов, аранж. Р. Хисматуллин, сведение А.
название:

САБАНТУЙ (муз. и сл. Р. Сальманов, аранж. Р. Хисматуллин, сведение А.


автор:

Рамис Сальманов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1318 просмотров
1.
Ямьле җәй җиткәнен көтеп, кайттык без авылларга.
Болында халык җыела түрдәге майданнарга.
Шау-гөр килә барысы да. Бу безнең милли йола,
Монда зур бәйрәм уза бит, САБАНТУЙ дип атала!

 Кушымта: 
 Сабантуй, сабантуй, горләсен бу сабантуй,
 Бәйрәмне истә калдырып уйнасын шул монлы көй!

2.
Чиләкләргә су тутырып узыша чибәр кызлар.
Мәйданнарда таш күтәрә көчле-дәртле егетләр.
Барысы да булдыралар, барысы да уңганнар,
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп бәйрәмне уздыралар.

3.
Атлар чаба җир тетрәтеп, күтәреп тузаннарны,
Җилкендереп йөрәкләрне, кыздырып тамашаны.
Алардан бер-дә калышмый көрәшүче батырлар.
Җиңүчегә зур бәрәнне инде әзерләгәннәр.

4.
Урап узсын бу бәйрәмне очып барган болытлар
Кыздырсын кояш мәйданны, чылатмасын яңгырлар.
Киләсе еллар да шунда, җыелсын дус-туганнар
Ямьле булып истә калсын авылда үткән көннәр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "САБАНТУЙ (муз. и сл. Р. Сальманов, аранж. Р. Хисматуллин, сведение А. " ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен