ГлавнаяИсполнителиБалаларга фатиха(Хэния Фэрхи)Минус
название:

Минус


автор:

Балаларга фатиха(Хэния Фэрхи)


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1041 просмотр
1.Кошларда да канат үскәч,
  Канатларга күәт күчкәч,
  Калдыра бит туган оясын.
  Әткәй-әнкәй өчен бала
  hәр чак сабый булып кала.
  Язмышыгыз берүк сынмасын.

 2.Ата-ана уе бала,
  Баланыкы чиксез дала,
  Фатихамны алып китегез.
  Иманлы үтсен көнегез,
  Яктылык сипсен йөзегез,
  Намус белән гомер итегез.

3.Чакыра зәңгәр офыклар,
  Җемелдәшеп әйди алар,
  Көтә сезне барыр юлыгыз.
  Борчылса да безнең күңел,
  Янда тоту мөмкин түгел,
 Тик бәхетле генә булыгыз.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Минус" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен