ГлавнаяИсполнителиГөлсирин АбдуллинаКашыңның каралары
название:

Кашыңның каралары


автор:

Гөлсирин Абдуллина


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 944 просмотра
Кашыңның каралары ла,
 Карлыган каралары.
 Без үзебез аерылмадык,
 Без үзебез аерылмадык —
Язмышлар аралады.

Күзләреңне, күзләреңне,
 Күзләреңне күзләдем.
 Күзләреңнән серең алдым,
 Күзләреңнән серен алдым —
 Син бит шуны сизмәдең?!

Утырып пар атларга ла,
 Киттең кай тарафларга?
 Сагышларымнан нишләрмен,
 Сагышларымнан нишләрмен —
 Килми сәлам- хатлар да.

Башымны салдым салларга,
 Чайкалдым елгаларга.
 Аерылгач җиңел түгел,
 Аерылгач җиңел түгел
 Яшәргә дөньяларда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кашыңның каралары" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен