ГлавнаяИсполнителиЗо-Лэй-Лэ-Пар балдаклар♥♥♥ Чын кунелдэн котлыйбыз сезне!))Бэхетле булыгыз))**Сез икегез матур бер жыр т
название:

♥♥♥ Чын кунелдэн котлыйбыз сезне!))Бэхетле булыгыз))**Сез икегез матур бер жыр т


автор:

Зо-Лэй-Лэ-Пар балдаклар


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1561 просмотр
Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез,

Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез.

Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә,

Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә.

кушымта:

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,

Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,

Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

2) Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез,

Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез.

Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен,

Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен.

кушымта:

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,

Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,

Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.

3) Кадерле кәләш белән кияү!

Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез!

Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез!

кушымта:

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,

Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,

Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.

Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,

Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "♥♥♥ Чын кунелдэн котлыйбыз сезне!))Бэхетле булыгыз))**Сез икегез матур бер жыр т" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен