название:
автор:
Эзләдем...бары сине генэ))) Эзлэдем
автор:
Гузель Уразова)))
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1068 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
ЭЗЛӘДЕМ Серләремне әйтермен дип, Сиңа гына сөйләрмен дип Хыялымда күпме йөр(е)ттем. Кайчанда бер килерсең дип, Яннарымда йөрерсең дип Гомерем буе сине көттем. Кушымта: Эзләдем серле күзләрең, Шаян серле күзләрең, Сиңа гына назлы сүзләрем. Шушы меңнәр арасыннан, Шушы меңнәр арасыннан Бары сине генә эзләдем, Бары сине генә эзләдем. Саф хисләрем түгелер дип, Кешеләргә сизелер дип Сүз әйтергә сиңа кыймадым. Януларым чын булыр дип, Көюләрем хак булыр дип Сөю чәчкәләрен җыйнадым. Кушымта. Сиңа булган хисләремне, Әйтеләсе сүзләремне Моңлы җыр теленә күчердем. Өзәсең үзәкләремне, Сагышларга түзәргәме, Бәхетемне синдә күрдем!
А как ты думаешь, о чем песня "Эзләдем...бары сине генэ))) Эзлэдем" ?